"Дуслык - тормыш үзәге!" (Халыкара дуслык көненә)
Дуслык − кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң күркәм һәм самими бер төре. Дуслар һәрвакыт бер-берсен аңлыйлар, кайгы килгәндә ярдәмгә ашыгалар, шатлык-сөенечләрен бергә бүлешәләр. Дуслык − ул ике кешенең уртак кызыксынулары, бер-берсе белән ярдәмләшеп, авыр чакта терәк булып яшәүләре. Дуслар яңа үрләр яуларга илһамландыралар, куйган максатларга ирешергә ярдәм итәләр.
30 нчы июль көнне Халыкара дуслык көне билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан сезгә үзебезнең актив укучыларыбызның дуслары белән төшкән фотосүрәтләрен карарга тәкъдим итәбез.
Дус, тату булыйк гел!