"Мин яратам сине, Россия!" (күргәзмә сәяхәт)
Район балалар китапханәсендә Россия көненә багышланган «Мин яратам сине, Россия» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Биредә илебезнең бай тарихы турында китаплар, Россиянең дәүләт символлары турында материаллар тәкъдим ителгән. Яшь укучылар шулай ук Россия халыкларының мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән таныша алачак.