Центральная детская библиотека

"Пушкин нон-стоп" (Рус теле һәм Пушкин көне уңаеннан республика күләм акциясе)

Быел Милли китапханә «Пушкин нон-стоп» исемле республика акциясен оештырды, анда Татарстанның 267 китапханәсе, шул исәптән безнең Арча район балалар китапханәсе дә катнашты.

Ә бүген "Пушкин нон-стоп" акциясе кысаларында 1 нче мәктәп каршындагы җәйге хезмәт лагерына йөрүче балалар катнаштылар.  Балалар китапханәсе хезмәткәре Байкова Г.Р. бу акциягә старт бирде һәм Пушкинның шигырен укыды. Ә балалар, үз чиратында, шагыйрьнең  шигырьләрен һәм яраткан әкиятләреннән өзекләрне сәнгатле итеп укыдылар. Аларга Рәхмәт хаты  тапшырылды.