Центральная детская библиотека

"Төрле халык уеннары"

   Уен-балаларның да, өлкәннәрнең дә яраткан шөгыле! Уеннар һәрвакыт халыкның үткән заманнардагы көнкүрешен, тормышын чагылдыралар. Әмма уеннар тормыш вакыйгаларын гына кабатламый, алай гына булса, уенның бер кызыгы да булмас иде. Алар да, әкиятләр, җырлар кебек үк, буыннардан - буынга күчә–күчә шомарганнар, аларга яңа кызыклы вакыйгалар, сүзләр, хәрәкәтләр өстәлгән. 

   UenFest проекты һәм Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Арча район балалар китапханәсе хезмәткәрләре 3 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Төрле халык уеннары" дигән күңелле чара үткәрделәр. Китапханәче балаларга милли уенның мөһимлеген, аның үз сере барлыгы турында  сөйләде.

   Балалар саф һавада рәхәтләнеп уйнадылар һәм төрле халыкларның уеннары белән таныштылар: рус, татар, башкорт һәм грек халык уеннары. Чара  күңелле һәм кызыклы үтте. Ә без, тәрбиячеләргә кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерәбез һәм балаларга ныклы сәламәтлек телибез!