Центральная детская библиотека

“Кызыклы китап сәгате” (Е.Ильинаның «Дүртенче биеклек» исемле китабы буенча)

Чара барышында балалар язучының тормыш юлы, автор үзенең абыйсы Самуил Маршакның якты истәлегенә багышланган «Дүртенче биеклек» китабының барлыкка килү тарихы турында белделәр. Бу повесть герой кыз Гуля Королеваның фаҗигале язмышы турында, ул кыска гына гомерендә дүрт биеклекне узган, һәм, кызганычка каршы, Бөек Ватан сугышы вакытында, дүртенче биеклек соңгысы була. Балалар "Ася" бүлеген игътибар белән тыңладылар, аннары укыганнары турында фикер алыштылар һәм үз тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Чараның соңгы өлешендә балалар сугыш турында "Герой өчен ат" дигән күңелгә үтеп керерлек фильм карадылар, кечкенә разведчик тарихы, балаларның партизан отрядларына ничек ярдәм итүләре турында белделәр.