Центральная детская библиотека

"Син ялгыз түгел, без бергә»

17нче май көнне, Халыкара балалар ышаныч телефоны көне кысаларында, Арча район балалар китапханәсе хезмәткәрләре библиоволонтерлар белән берлектә шәһәр үзәгендә «Син ялгыз түгел, без бергә» дип исемләнгән акция үткәрделәр. Акция ышаныч телефоны эшчәнлеге, балачак хокукларын яклау системасын үстерү һәм балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгыту, балаларны мәрхәмәтсез мөгамәләдән саклау турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән. Танышу әңгәмәсеннән соң барлык катнашучылар да мәгълүмат листовкалары алдылар.

Ышаныч телефоны: 8-800-2000-122