Центральная детская библиотека

"Гаилә белән бергә уку - хөрмәткә лаек" (Халыкара гаилә көненә)

Бу көнне китапханәчеләр балаларны китапханә белән таныштырдылар. Очрашу уңайлы шартларда узды, балалар әкият геройлары белән бергә бик яхшы вакыт үткәрделәр, уйнадылар һәм биеделәр. Ә ата-аналар, балалар китапханәсе хезмәткәрләре ярдәмендә, чын Китап сөючене ничек тәрбияләү серләрен ачтылар. Әниләр баланы кечкенәдән укырга җәлеп итү турында киңәшләр тыңладылар, шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен кызыклы китаплар һәм дидактик материаллар белән таныштылар. Әниләр сөйләшкәндә, балалар моңсуланып утырмадылар, алар "Уку кинозалында" мавыктыргыч мультфильм карадылар. Ахырда, әниләр гаилә белән бергә уку өчен исемлек алдылар.

Хөрмәтле әти-әниләр, китапларга мәхәббәтне шәхси мисалдан гына тәрбияләп була һәм гаилә укуында үткәргән минутлар бала белән гомер буе калачак!

Бергә уку-иң яхшы гаилә традициясе!