"Балаларга сугыш турында укыйбыз" (XIV Халыкара акциясе кысаларында хәтер сәгате)
Чара барышында китапханәче балаларга сугыш еллары турында әңгәмә үткәрде һәм бергәләп сугышта һәлак булган, хәбәрсез югалган кешеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар.
Чараның икенче өлешендә укучылар Елена Ильинаның "Четвертая высота" китабы белән таныштылар, аны автор үзенең абыйсы Самуил Маршакның якты истәлегенә багышлады. Бу повесть Гуля Королеваның фаҗигале язмышы турында, ул кыска гомерендә дүрт биеклекне узган, һәм, кызганычка каршы, дүртенче биеклек аның өчен соңгысы булган.
Чара барышында балалар язучының биографиясе белән таныштылар, "Ася" бүлеген тыңладылар һәм сорауларга җавап бирделәр.
Чараның йомгаклау өлешендә балалар Георгий тасмасыннан "Җиңү көненә брошь"ясау буенча мастер-класста катнаштылар. Эш барышында укучылар кыскача Георгий тасмасының барлыкка килү тарихы белән таныштылар.
Безнең һәрберебезнең бурычы-үз тарихыбызны, үз гаиләбезнең һәм илебезнең тарихын белү!