"Тукай-шоу"(интеллектуаль бәйге)
Быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел. Тукай әсәрләренә йөз елдан артык булуга карамастан, ул үз укучыларын югалтмый.
Шул уңайдан китапханәгә "Тукай-шоу" интеллектуаль бәйгесенә Арчаның 3 нче мәктәбенең 3 "А" сыйныф укучылары чакырылды. Бу чара балаларны Габдулла Тукай иҗатына җәлеп итү һәм балаларның уку культурасын үстерүгә юнәлдерелгән иде.
Уен ике команда арасында барды һәм берничә турдан торды. Балалар әкиятләр, шигырьләр тыңладылар, «Кызыклы шәкерт», «Бала белән күбәләк» шигырьләрен сәхнәләштерделәр, мәкальләр һәм әйтемнәр өлкәсендә үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. "Су анасы" уенында бик теләп катнаштылар. Ә чара ахырында җиңүче команда ачыкланды һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Афәрин, балалар!