«Туган яктан да матуррак урын юк» (Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне уңаеннан квест-уен)
18 нче апрель, Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне уңаеннан, Арча район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Арчаның 1нче номерлы мәктәбенең 4нче «А» сыйныф укучылары өчен квест-уен үткәрделәр.
Балалар уен барышында шәһәр үзәгендә урнашкан Капраловлар йорты, Социалистик Хезмәт Геройлары аллеясы, халык язучылары Аллеясы, Сызгановлар йорты, “Дан” мемориалы һәм башка һәйкәлләр белән таныштылар. Алар бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр һәм истәлекле урыннар турында тарихи фактларны аеруча кызыксыну белән тыңладылар.
Яраткан Арча шәһәребез, яшә һәм чәчәк ат!