Беренче класс командасы китапханәдә (китапханәгә экскурсия)
Китапханәгә Яңа ел алды визиты дәвам итә һәм бүген без Арчаның 5нче гимназиясендә укучы беренче сыйныф укучыларын кабул иттек.
Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, әкиятләр буенча белемнәрен күрсәттеләр, чыршы янында биеделәр, балалар китапханәсе белән якыннаг таныштылар, ә соңыннан мавыктыргыч мультфильм карадылар.
Балалар, сезне каникулларда китапханәдә көтеп калабыз!