Центральная детская библиотека

"Яңа ел маҗаралары" ("Игелекнең чиге юк" проекты кысаларында)

22 нче декабрь көнне Арча район балалар китапханәсе хезмәткәрләре библиоволонтерлар белән берлектә, «Яңа ел маҗаралары» дип исемләнгән чара уздырдылар.

«Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар Кыш Бабай, Кар кызы, Куян, Баба-яга һәм Урман хуҗасы катнашкан театральләштерелгән тамаша карадылар. Танылган мультфильм геройлары матур җырлары, биюләре, уеннары белән бәйрәмгә ямь өстәде. Кыш бабай белән Кар кызы балаларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.