Центральная детская библиотека

Балачак бәйрәме

   1нче июнь Халык-ара балаларны яклау көне уңаеннан Балалар сәнгать мәктәбе белән берлектә тантаналы бәйрәм уздырылды. Биредә районыбызның талантлы балаларын, төрле бәйгеләрдә катнашып җиңү яулаган, спорт белән актив шөгыльләнүче балаларны тәбрикләделәр.

 Уку елы дәвамында “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты буенча балалар әти –әниләре, укытучылары, сыйныфташлары белән бергәләп районыбызның гына түгел, республикабызның тарихи-мәдәни урыннарында булып үзләренә искиткеч күп мәгълүмат алдылар һәм цирк,тетр, концерт залларында кызыклы тамашалар карап  ял иттеләр. Бу бәйрәмдә әлеге бәйгеләрдә көч сынашып “Иң яхшы мәдәни көндәлек”, “Иң мәдәни әти-әни”, “Иң яхшы иҗади коллектив”, “Иң актив мәдәни команда”, “Иң мәдәни гаилә” номинацияләренә лаек булган  җиңүчеләр  билгеләнде, аларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

  Котлаулар  музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Бу бәйрәм балалар һәм әти-әниләр күңелендә онытылмаслык матур хисләр, уңай тойгылар калдырды, яңа дуслар табарга мөмкинлек бирде.