Центральная детская библиотека

"Успенский балаларының якын дусты» (Эдуард Успенскийның тууына 85 ел тулу уңаеннан)

Чарада балалар язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштылар,  балалар әдәбиятының алтын фондына кергән әсәрләрен искә төшерделәр.

Укучыларның яраткан әкият геройлары-хат ташучы Печкин һәм  Шапокляк белән очрашуы күңелләрен күтәрде. Балалар бик теләп уйнадылар, биеделәр һәм әдәби викторинада катнашып   белемнәрен тикшерделәр .

Кадерле дуслар, әгәрдә ел азагында көчегез бетсә, эшләргә кәефегез булмаса – Эдуард Успенский китапларын укырга тәгдим итәбез! Рәхәтләнеп укыгыз һәм кәефегезне күтәрегез!