"Йөрәктән йөрәккә", инвалидлар декадасы кысаларында
8 нче декабрь көнне, инвалидлар декадасы кысаларында, Арча район балалар китапханәсе хезмәткәрләре библиоволонтерлар белән берлектә, «Йөрәктән йөрәккә» дип исемләнгән чара уздырдылар.
«Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар Алексей Толстойның «Алтын ачкыч, яки Буратино маҗаралары» әкияте буенча куелган театраль тамашада катнаштылар.