Центральная детская библиотека

«Без-үз язмышыбызның хуҗалары!" (Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган профилактика сәгате)

Балалар бу көнне дөнья җәмәгатьчелегенең һәм гади кешеләрнең игътибарын СПИД проблемасына, кеше тормышының кыйммәтенә җәлеп итү максатыннан ВИЧ һәм СПИД эпидемиясенең Глобаль таралуын туктатырга кирәклеген белделәр.

Укучылар вирус тарату юллары, синдромнар һәм риск төркемнәре, ВИЧ - инфекцияне профилактикалау турында белделәр, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, якыннарының сәламәтлегенә һәм  үз сәламәтлегенә сакчыл карарга кирәк дигән фикер әйттеләр. Чара ахырында, "ВИЧ/СПИД" видеоролигын караганнан соң, балалар "Предупрежден вооружен" исемле уенда катнашып белемнәрен ныгыттылар.

Дуслар, исегездә тотыгыз, без сезнең белән зур һәм матур дөньяда яшибез, анда мөмкинлекләр бик күп. Буш вакытыгызны дөрес, рациональ һәм сәламәтлеккә файда белән кулланырга өйрәнегез, үзегездә сәламәт яшәү рәвеше булдырыгыз!

Тормышны сайлагыз!