«Без төрле, ләкин без бергә» (Район күләм әдәби бәйге)
30 ноябрь көнне «Игелекнең чиге юк» проекты кысаларында, Арча район балалар китапханәсендә «Без төрле, ләкин без бергә» дип исемләнгән район күләм әдәби бәйге узды.
Бәйгедә Арча шәһәренең төрле балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән берлектә “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар да катнашты. Алар “Рәсем ясау”, “Шигырь сөйләү”, “Әкиятне сәхнәләштерү” номинацияләрендә көч сынашып, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Арча муниципаль районының инвалидлар җәмгыяте рәисе урынбасары - Гаязова Сәгыйдә Габдрахман кызы аларга матур теләкләрен җиткерде, уңышлар теләде.
Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.