«Тугры йөрәкле Әнием" (Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы)
23 ноябрь - Әниләр көне уңаеннан Арчаның 6нчы мәктәбенең 5 «А» сыйныф укучылары яраткан әниләрен котларга һәм сөендерергә булдылар.
“Тугры йөрәкле Әнием"исемле бәйрәм конкурсында бу сыйныфның иң актив әниләре һәм балалары катнашты. Әниләр балалар белән бергә уйнадылар, үзләренең мавыгулары турында сөйләделәр, бер-берсе белән аралаштылар.Тәҗрибә уртаклашырга һәм җылы, дустанә атмосферада ял итәргә дә мөмкинлек булды, ә балалар аларны матур җырлар, күңелле биюләр, күңелле шигырьләр һәм котлаулар белән сөендерделәр. Актив укучыбыз Миңнуллина Ясмингә күңелле һәм дәртле җырлары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Бәйрәм бик күркәм һәм матур килеп чыкты.