“Закон обо мне, мне о законе”(Халыкара бала хокукларын яклау көненә)
Бүген Арча район балалар китапханәсендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган “Закон обо мне, мне о законе” дигән чара узды. Чарага Арчаның 1нче урта мәктәбенең 4 "Б" сыйныф укучылары чакырылган иде.
Укучылар үзләренең хокукларын яклаучы документлар – “Декларация прав ребенка”, “Конвенция о правах ребенка” белән таныштылар. Китапханәче белән бергә балаларның нинди хокуклары һәм бурычлары барлыгын ачыкладылар һәм төрле биремнәрне үтәделәр.