"Мөмкинлекләр-чикләнгән, сәләтләр-чиксез!”
Бүген бездә кунакта тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар. «Библиоволонтерлар» командасы балаларны өстәл уеннары кагыйдәләре белән таныштырды. Шулай ук, балалар өчен мастер-класс оештырылды, анда алар пластилинография белән шөгыльләнделәр. Валентин Катаевның “Цветик-семицветик” китабы буенча пластилиннан чәчәк ясадылар һәм әлеге әсәр буенча куелган мультфильм да карадылар.
Бүгенге чараның истәлеге итеп һәркем үзенчәлекле эшен үзе белән алып китте. Бәйрәм бик матур узды!