Центральная детская библиотека

"Бу уеннар-сезнең мөмкинлекләр!" (уен зонасын ачу тантанасы)

Уен зонасы ачылу тантанасында хөрмәтле кунаклар һәм "Мәрхәмәтлек үзәге"нең көндезге бүлегенә йөрүче яшүсмерләр катнашты.

«Библио волонтерлар» командасы  кунакларны «Шафлборд», «Новус» һәм «Джакколо-Жульбак» өстәл һәм спорт уеннарының кагыйдәләре белән таныштырдылар, бу уеннар Европада бик популяр һәм алар ярдәмендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр  халыкара ярышларда һәм чемпионатларда катнаша алалар.

Шулай ук өстәл уеннарын яратучылар шахмат һәм шашка уйный алалар, ә иҗат дәресләрендә балалар агач яндыргыч белән картиналар ясарга өйрәнә алачаклар. Шулай ук, балаларны төрле мастер-класслар көтә: аппликацияләр, оригами, пластилиннан әвәләп ясау һәм башка бик күп мавыктыргыч эшләр белән шөгыльләнә алачаклар.

Ачылу көнендә балалар уеннарда бик теләп катнаштылар!

Дуслар, сез актив һәм спорт белән вакыт үткәрергә яратасызмы, сезне ял итү зонасында көтеп калабыз!