Центральная детская библиотека

"Социаль челтәрләрдә аралашу этикеты" (этика дәресе)

20 октябрь-Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында 1нче урта мәктәпнең 5 «А» сыйныфы укучылары “Социаль челтәрләрдә аралашу этикеты” исемле мәгълүмат сәгатендә катнаштылар.

 Күпчелегебез интернетта актив кулланучылар һәм без социаль медиа, хәбәрчеләр, форумнар һәм чатларда аралашмыйча үз тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз. Әмма реаль тормышта да, социаль челтәрләрдә дә этикет кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген истә тотарга кирәк!

Чарада балалар социаль челтәрләрдә этикетының төп кагыйдәләре турында фикер алыштылар. "Сетикет. Интернетта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» уены һәм видеороликлар карау укучыларның белемнәрен ныгытты.