Центральная детская библиотека

“Әти белән без дуслар” (Әтиләр көне уңаеннан)

 16 октябрь Россиядә әтиләр көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан китапханәчеләр 2 нче номерлы бакчада тәрбияләнүче нәниләр өчен “Әти белән без дуслар” исемле чара уздырдылар. Балалар үз әтиләре белән таныштырдылар, аларның һөнәрләре турында да сөйләделәр. “Әтиләр нинди була?” дигән уенда катнашу аларга бигрәк тә ошады.  Шулай ук нәниләр “Мой папа самый лучший” исемле китаптан әкият тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр. Балаларның иң яраткан шигырьләре, җырлары әтиләренә багышланган иде. Ә иң истә калганы- бергәләп әтиләргә бүләк  ясау булды.