“Хайваннар дөньясында”
13 октябрь көнне Район балалар китапханәсенә “Хайваннар дөньясында” исемле экологик дәрескә 3 нче номерлы мәктәпнең 2Б нче сыйныф укучылары чакырылды. Балалар игътибарына Кызыл китапка кертелгән сирәк төр хайваннар турында видеоролик тәкъдим ителде. Алар зур кызыксыну белән Татарстан Республикасының Кызыл китабы белән таныштылар, сорауларга җавап бирделәр. Әкиятләр буенча үзләренең белемнәрен тикшерделәр. Чараның максаты-балаларны хайваннар дөньясының күптөрлелеге белән таныштыру, аларда әйләнә-тирәлеккә һәм анда яшәүчеләргә сак караш тәрбияләү.