Центральная детская библиотека

"Мәрхәмәт һәм хөрмәт очрашуы" (Өлкәннәр декадасы)

7 октябрь-Өлкәннәр декадасы кысаларында, Арча өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта тәрбияләнүчеләр белән "Библио волонтерлар"командасы һәм Арча районы балалар китапханәсе хезмәткәрләре очраштылар.

Билгеле булганча, бүген эш көненең беренче яртысында “Өмет чыганагы” реабилитация үзәгендә тәрбияләнүчеләр белән белән проекты кысаларында “Әби-бабайлар өчен бүләк” дигән мастер-класс уздырылды.

Волонтерлар, балалар исеменнән Арча интернат-йортында яшәүче өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләделәр, җылы теләкләр язылган открыткалар тапшырдылар һәм чәй янына тәм-том бүләк иттеләр.

Өлкәннәр өчен яшь буынның бу бәйрәмгә хөрмәт белән караулары бик мөһим. Бу көнне иң мөһиме – олы буынга көн саен мәхәббәт һәм кайгырту кирәклеген истә тоту!