«Минем Татарстаным, син барысыннан да яхшырак!» (ТР истәлекле урыннары буенча виртуаль сәяхәт)
28 сентябрь сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Иҗади остаханә проекты кысаларында” Президент грантлары Фонды ярдәме белән Арча район балалар китапханәсендә кунакчыл Татарстан Республикасы буенча виртуаль сәяхәт узды. Бу гадәти булмаган чараның кунаклары булып "Өмет чыганагы" тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре, көндезге "Шәфкать үзәге" һәм 1нче урта мәктәпнең 4нче "а" укучылары тордылар.
Чара рухи һәм уңайлы атмосферада узды. Бәйрәмнең башы Татарстан турында җыр белән безнең талантлы һәм актив китап укучыбыз Йосыпова Әминә башкарды.
Балалар Татарстан Республикасы тарихы, гербы, гимны һәм флагы, гореф-гадәтләре, мәдәни кыйммәтләре, туган як табигатенең байлыгы турында бик күп файдалы мәгълүмат тыңладылар һәм, әлбәттә, виртуаль сәяхәт иттеләр һәм Казан шәһәренең матурлыкларына сокландылар.
Чара барышында балалар үз белемнәрен күрсәттеләр, кроссворд чиштеләр, ә соңыннан очрашуга Татар кызы татар милли ризыгы булган "чәк-чәк" алып килде. Балалар бу ризыкның килеп чыгышы турында тыңладылар һәм аны бик яратып татып карадылар.
Чара тантаналы нотада, Татарстан гимнының яңгыравы белән тәмамланды.
Безнең яраткан Татарстаныбыз, син барысыннан да яхшырак! Яшә һәм чәчәк ат!