Центральная детская библиотека

"Спорт дөньясында"

  

     9 нчы февраль көнне Район балалар китапханәсендә кышкы спорт төрләренә багышланган «Спорт дөньясында» исемле уен –дәрес узды.

    Спорт һәм аның традицияләре белән таныштыру, физик күнегүләр белән шөгыльләнергә кызыксындыру максатыннан оештырылган әлеге чарада 3 нче номерлы мәктәпнең 4 “А”  сыйныф укучылары бик теләп катнаштылар.

     Балалар спортның кеше тормышында нинди әһәмияткә ия булуы һәм сәламәтлеккә никадәр уңай тәэсир ясавы турында белделәр. Күп төрле кышкы спорт төрләрен искә төшереп викторинада катнаштылар, кроссворд чиштеләр. “Олимпиада девизы”, Фигуралы шуу” кебек хәрәкәтле уеннарда катнашу аларга бигрәк тә ошады.

     Спорт белән дус булу кешегә сәламәт,  көчле, максатчан һәм кыю булырга ярдәм итә дигән фикер белән килешеп, укучылар китапханәдән күтәренке күңел белән таралыштылар.