“Тарихта өч символ”
Россия Конституциясе көненә багышланган “Тарихта өч символ” “Три символа на фоне истории” исемле мәгълүмат сәгатенә 3 нче номерлы мәктәпнең 5 “Б” сыйныфы укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчесе Гаптелбарова Д.М. чакырылды.
Россия Конституциясе тарихы, дәүләт символлары белән таныштыру һәм законнарны үтәүнең никадәр мөһим икәнен аңлату максатыннан укучылар игътибарына электрон презентация тәкъдим ителде.
Балалар “Сорау-җавап”, “Эйе! Юк!” кебек биремнәр ярдәмендә үзләренең белемнәрен сынап карадылар. Алар төрле законнарга таянып, тормышта була торган уңайсыз хәлләрдән чыгу юлларын эзләделәр. Анаграммалар чиштеләр, әкиятләрдә әдәби геройларның нинди хокуклары бозылуын белделәр.
Уен формасында узган бу чарада укучыларның “закон”, “хокук”, “бурыч” кебек төшенчәләрне аңлый белүләре ачыкланды, китапханәче белән булган әңгәмәдән соң алар җәмгыяттә һәм гаиләдә куелган кагыйдәләрне, бурычларны үтәмичә яшәргә ярамый дигән нәтиҗәгә килделәр.