Центральная детская библиотека

“Китап-экранда” кунакханә

       3 ноябрь көнне балалар “Сәнгать төне” кысаларында Район балалар китапханәсенә “Китап-экранда"  исемле кунакханәгә җыелдылар.

     Ел дәвамында китап укучыларыбыз өчен “Кино китаптан башлана”,  “Кино + китап” дигән баш астында күргәзмә экспозицияләр эшли. Аларның максаты укучыларга китап укырга, кинофилм белән китапны чагыштырып карарга тәкъдим итү, Россия киносы тарихы белән таныштыру.

     Әлеге күргәзмәләр белән таныштырганнан соң, китапханәче балаларны уйланырга мәҗбүр итте. “Нәрсә яхшырак: китапмы, әллә кинофильммы?”, “Бәлки, китап белән фильм бер-берсен тулыландыралардыр?”, “Кинофильм китапны алыштыра аламы?” Балаларның җавабы төрле булды. Аларның күпчелеге кинофильмга караганда китабын укуы  кызыклырак дигән фикердә.

       Соңыннан  балалар  С.Т. Аксаков әсәре буенча куелган фильм-әкият карадылар.