"Дружболандия" иленә сәяхәт
16 сентябрь көнне район балалар китапханәсе “Экстримизмга юк!” дигән айлык кысаларында социаль яклау үзәгенә йөрүче балаларны кабул итте.
Алар китапханәдә узган – “Дружболандия иленә сәяхәт” дигән кызыклы дәрестә катнаштылар һәм үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.
Балалар зур кызыксыну белән якын дуслары турында сөйләделәр.
Бүгенге экскурс - дәрес мәктәпкәчә яшьтәге балаларда зур тәэсир калдырды. Без китапханәбездә кечкенә китап укучыларыбыз белән яңадан очрашырбыз дип көтеп калабыз.