«Книжка на ладошке- 2016» исемле Халыкара акция
Район балалар китапханәсе 8 августан 15 нче сентябрьгә кадәр уздырылучы «Книжка на ладошке- 2016» исемле Халыкара акциясендә катнашты. Акциянең максаты – мәктәпкәчә яшьтәге балаларны һәм аларның әти-әниләрен китап укуга тарту. Китпханәчеләр “АНОШ №3-Детский сад” балаларына Г. Остер , С. Козлов, А. Усачев әсәрләрен укып, кызыклы әңгәмә оештырдылар. Бакчага йөрүче нәниләр балалар өчен иҗат итүче татар язучыларның китапларын да бик яратып карадылар.