Центральная детская библиотека

Яңалык

“Тукайны бергәләп укыйбыз” (Г.Тукайның 140 еллыгы уңаеннан “Бишек җыруы”н уку)

Татар халкының бөек шагыйре, якташ язучыбыз Г. Тукайның 140 еллыгы уңаеннан республикабызда “Тукайны бергәләп укыйбыз” проекты старт алды. Һәр атнаны китап укучылар белән китапханәләрдә җыелып Габдулла Тукайның шигырьләрен укыйбыз, аның әдәби мирасы белән танышабыз.

«Тукай әкиятләре дөньясында» (беренче сыйныф укучыларын «Яшь китап укучылар»га театральләштерелгән квест-уен формасында билгеләү) Беренче көн.

«Китап сәхнә: «Апушның тылсымлы төшләре» библиоперфомансы» проекты кысаларында, Арчаның 1нче мәктәбенең 1 «А» сыйныф укучылары өчен Район балалар китапханәсендә мавыктыргыч чара үткәрелде. Чара Г.Тукай әкиятләре нигезендә театральләштерелгән квест-уен формасында узды.

“Синең батырлыгың мәңге онытылмас!”

12 февраль көнне Арча балалар китапханәсенә Арчаның 1нче урта мәктәбенең 6”В” сыйныф укучылары чакырылды. Әлеге чара Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган иде.