Центральная библиотека

“Без Тукайны укыйбыз”

5 апрель көнне К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” иҗтимагый оешмасы очрашуы узды. “Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” хезмәткәрләре әдәби геройлар булып киенеп, якташыбыз “Галиәсгар Камал” белән бәйрәмгә килгән кунакларны каршы алдылар, гамьле әңгәмәләр кордылар. Кунаклар шулай ук районда башланып киткән “Без Тукайны укыйбыз” әдәби марафонында катнашып, халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайга ихтирамнарын белдерделәр. Ә якташларыбыз Гөлзадә апа Сафиуллина һәм Нурзадә, шигырь укыганнан соң, чыгышларын моңлы җырлар белән дәвам иттеләр.