Центральная библиотека

"Елмаеп, көлеп яшик!"

1 апрель көнне Арча үзәк китапханәсендә «Арча ягы шаярулары» китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Кичәнең мөхтәрәм кунаклары: якташ-язучыларыбыз Вакыйф Нуриев һәм Гүзәл Әдһәм, танылган юморист Алмаз Хәмзиннар иде. Бәйрәмгә килгән һәркем күтәренке кәеф алды һәм рәхәтләнеп ял итте.