"Су - ул тормыш!"
21 март көнне Үзәк китапханәдә Арча 2нче урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары өчен "ИНЭЦ" мәгълүмати-экологик үзәге кысаларында Бөтендөнья Су ресурслары көненә багышланган "Су - ул тормыш!" дигән экологик дәрес үзды. Укучылар бик күп кызыклы, файдалы мәгълүмат алдылар һәм бәйгеләрдә теләп катнаштылар.