"Илһам - күңел канаты"
"Каурый каләм" әдәби иҗат берләшмәсенең һәвәскәр язучылары Үзәк китапханәгә җыелып 2018 елдагы эшчәнлекләренә йомгак ясадылар. “Алдагы еллар белән чагыштырганда каләмдәшләребезнең иҗаты сыйфат ягыннан шактый күтәрелеш алды. Д.Нуриәхмәтовның “Ачтым күңелем пәрдәсен”, Г.Шәрипованың “Баллы көзләрем” китаплары Казан нәшриятында басылып, укучылар хозурына тәкъдим ителде. М.Шәрәповның китабы басылуга бирелеп, 2019 елда дөнья күрде. Һәм ул китапларга профессионал язучыларның бәя бирүе үзе күп нәрсә турында сөйли...”, - дип чыгыш ясады берләшмәнең җитәкчесе Фәйзрахманова Х.А.
“Каурый каләм”леләр районда узган мәдәни чараларда теләп катнаштылар, җирле радио аша М.Шәрәпов, Ф.Шәрәфетдинова һ.б. иҗатлары белән район халкы танышты. Арча хәбәрләре газетасы битләрендә һәвәскәр язучыларның иҗаты даими чыгып барды. Узган елның төп вакыйгасы булып, “Каурый каләм”дә иҗатын шомарткан каләмдәшебез Зиннур Тимергалиевның ТР язучылар берлегенә кабул ителүе булды”, - дип хәбәр итә Халидә Абдулхаковна. Киңәшмәдә алар 2019 елга планнар да кабул иттеләр. Россиядә Театр елы уңаеннан бәйге оештырачаклар. Положениясе эшләнә. “Каурый каләм”ләр ватсапта үз группаларын булдырырга сүз куештылар Һ.б. Киңәшмә чәй өстәле артында, һәвәскәрләрнең әле яңа гына “табадан төшкән”шигырьләре белән үрелеп барды.