Центральная библиотека

“Сезнең батырлыкны ил онытмас...”

Яшь буын белән очрашуга Бөек Ватан сугышы ветераны – Гафурова Халисә Билалетдин кызы һәм сугыш чоры балалары – Сәгъдеев Илдус Абдрахман улы белән Кашапов Минһаҗ  Хәмәт улы чакырылды. Халисә апа дәһшәтле сугыш еллары хатирәләре турында сөйләсә, Илдус абый ачы язмышлы әтисез үскән балачагы һәм авыр югалтулар кичерүе белән уртаклашты, ә Минһаҗ абый, 41 нче ел баласы буларак, совет халкының сугыш елларындагы кичерешләрен үзенең иҗатында чагылдырды һәм студентларга  шигырьләрен укыды.