«Гомер юлым минем агымсу…»
5 май көнне Үзәк китапханәдә “Әдәби кунакханә” кысаларында якташыбыз, шагыйрь, хәбәрче, спорт остасы Минһаҗ Кашаповның «Гомер юлым минем агымсу…» дип исемләнгән юбилей кичәсе узды.
Юбилярыбызны котларга килгән хезмәттәшләре, дуслары, туганнары, якыннары һәм шигърият сөючеләр шагыйрьнең иҗатына югары бәя бирделәр, исәнлек-саулык, гаилә бәхете теләделәр. Юбилей кичәсе якташыбыз сүзләренә язылган җырлар һәм шигырьләр белән үрелеп барды. Экранда күрсәтелгән презентация Минһаҗ аганың тормыш һәм иҗат юлын тулырак аңларга мөмкинлек тудырды.