Центральная библиотека

“Син йөрәктә, безнең Тукай”

Бу көнне шагыйрьнең туган ягына башкалабыз Казаннан бик күп мөхтәрәм кунаклар: Татарстанның беренче Президенты М.Ш.Шәймиев, Р.Корбан җитәкчелегендә бер төркем язучылар, башка республикалардан килгән кунаклар, районыбызның шигърият сөючеләре, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре һәм укучылар җыелган иде. Алар барысы да “Әдәби мәйдан”да чыгыш ясаучы “Каурый каләм”леләр, районыбыз китапханәчеләре һәм Яңа Кырлай мәктәбе укучыларының бөек шагыйребез һәм аңа багышлап язылган шигырьләрен игътибар белән тыңладылар.

Шигырь сөйләүчеләрнең чыгышлары Ф.Фәтхи, Р.Галимҗанов, Сөрде авылы китапханәчесе Вәлиева Альбина башкаруында халкыбызның моңлы җырлары һәм матур биюләр белән үрелеп барды. Тукай иҗатын чагылдырган “Мәңгелек һәм бөек Тукай”, “Габдулла Тукай – балаларга” исемле күргәзмәлекләр “Әдәби мәйдан”га ямь өстәде.