Центральная библиотека

"Кешелекне югалтмыйча, яшик әле матур итеп!"

“БҮГЕН БЕЗДӘ КУНАК БАР”

30 ноябрьдә Үзәк китапханәдә китап укучыларның яраткан язучысы, С.Сөләйманова, М.Кашгарый исемендәге халыкара премияләр лауреаты Айгөл Әхмәтгалиева белән "Кешелекне югалтмыйча, яшик әле матур итеп!" дип исемләнгән бик эчтәлекле һәм җылы очрашу узды. Язучы белән очрашуга “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсенең һәвәскәр язучылары, әдәбият сөючеләр һәм китапханәчеләр җыелды.

Айгөл Әхмәтгалиева татар милләте, татар халкы, аның матур киләчәге өчен җан атып иҗат итүче язучы. Бүгенге көндә аның 7 китабы басылып чыкты.

Язучы кичәне алып баручы һәм китап укучыларның күпсанлы сорауларына эчкерсез җаваплар бирде, әсәрләреннән өзекләр укыды. Айгөл ханымның һәрбер әйткән җөмләсеннән аклык, сафлык бөркелә, аны тыңлаган саен тыңлыйсы килә.

Китапханәчеләр язучының “Сагынырсың әле...” пьесасыннан өзек куйдылар. Айгөл Әхмәтгалиева сүзләренә язылган “Ак чәчәкләр” җыры очрашуга ямь өстәде. Язучының иң көчле әсәрләреннән саналган “Капка” әсәрен укыганда барыбызның да күзләре яшьләнде, күңелләренә төер утырды...

Айгөл ханым үзе белән яңа гына басылып чыккан китапларын да алып килгән иде. Укучылар аларны бик теләп алдылар.

Язучы белән очрашу һәрберебезнең күңелен сафландырды, үткәнебезгә ихтирам белән карарга, әти-әниләр, әби-бабайларны хөрмәт итәргә, туган нигезгә мәрхәмәтле булырга чакырды.