Центральная библиотека

Шигырь кичәсе

25 ноябрь көнне шәһәребездәге Date&Coffee кофейнясында Әниләр көненә багышланган Шигырь кичәсе булып узды. Чара Үзәк китапханә һәм кофейня берлегендә оештырылды.
Кичәгә талантлы яшьләр җыелган иде. Араларында әниләре белән килеп, аларга шигырь багышлаучылар да булды.
Ачык микрофон  формасында узган әлеге чара талантларны барларга, шигърияткә карата мәхәббәт тәрбияләүгә, бөек язучыларыбызның иҗатын искә төшерергә ярдәм итте. Шигырьләрне онытылып тыңладык һәм мондый чаралар берләштерү, илһамландыру сыйфатына ия булуына инадык.