"Ана булу - зур бәхет"
Әниләр көне - халыкара бәйрәм. Рәсәйдә әлеге бәйрәмне ноябрь аеның соңгы якшәмбсендә билгеләп үтәләр. Үзәк китапханәдә шул уңайдан "Ана булу - зур бәхет" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Күргәзмәдә Әниләр көне бәйрәме, әниләребезнең тормышыбыздагы роле турында китап һәм журналлар урын алган, гаилә кору, балалар тәрбияләү турында тормышчан мәкаләләр, һәм бөек язучыларыбызның әсәрләре бар.