"Туган ягым – илһам чишмәсе"
21 ноябрь көнне Арчада талантлы яшьләребезгә Гариф Ахунов исемендәге районкүләм әдәби премия тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Гариф Ахуновның кызы шагыйрә Наилә Ахунова, якташ язучыларыбыз Вакыйф Нуриев һәм Рөстәм Галиуллин катнашты.
Тантананы Арча муниципаль район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Гарифҗанов ачып җибәрде һәм яшьләребезне котлап уңышлар теләде.
Әлеге премия 2008 елдан башлап Арча муниципаль районында 30 яшькә кадәр яшьләргә әдәбиятта, сәнгатьтә ирешкән уңышлары өчен бирелә. 10 ел дәвамында премияне 83 талантлы кыз һәм егет, 14 иҗат коллективы алды. 2018 елда Г. Ахунов исемендәге әдәби премия 8 егет һәм кызга, 3 иҗат коллективына бирелде:
“Публицистика” номинациясендә җиңүчеләребез:
Сабитова Зилә Вахит кызы - I урын
Сабирова Алия Нәкыйп кызы - II урын
Нәҗметдинова Динә Линар кызы - III урын
Шәрипов Рүзәл Фәнис улы - III урын
Зәбирова Зөләйха Айрат кызы - кызыксындыру премиясе
“Драматургия” номинациясендә II урын - Нәҗметдинова Камилә Рәсих кызы
“Сәнгать” номинациясендә
“Балкашык” фольклор инструменталь ансамбле - II урын
“Яшь йолдызлар” театры - II урын
Бәйрәмов Рушан Алмаз улы - III урын
Нәкыйпова Назлыгөл Гәбделхәй кызы – III урын
“Курайчылар дуэты” инструменталь ансамбле – III урын