Центральная библиотека

"Өйдә укыйбыз"

Китапханә үзенең актив китап укучылары белән һәрвакыт горурлана.

Араларында озак еллардан бирле китапханә белән даими элемтәдә торганнары да күп. Шуларның берсе – ветеран-укытучы Смелова Ирина Петровна. Элек ул китапханәгә үзе йөри иде. Хәзер, сәламәтлеге какшау сәбәпле, китапханәчеләр ул сораган китапларны өенә илтеп бирәләр. Без килгәнгә Ирина Петровна сабыйларча сөенә, укыган китабы турында матур фикерләрен әйтә. Үзенең шәхси китапларын китапханәгә бүләк тә итә.

Ирина Петровна, сәламәт булыгыз! Һәрвакыт безнең белән калыгыз!