Центральная библиотека

Пленар утырыш

27 июль көнне кунакларыбыз шәһәребезнең балалар бакчаларында, Сәнгать мәктәбендә, Җиңү паркында булдылар, Үзәк мәчеттә җомга намазында катнаштылар.

Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең актлар залында 3 көнлек сәяхәткә нәтиҗә ясап, пленар утырыш узды. Аның эшендә Татар милли конгрессы җитәкчесенең беренче урынбасары Шакиров Данис Фәнис улы, Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев һ.б. катнашып, чыгыш ясадылар. “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Идрисова Кадрия Рәес кызы район җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына, мәдәният, мәгариф өлкәсендә хезмәт куючы район халкына ак калфаклы ханымнарны җылы кабул итүләре, якташ язучыларыбыз әсәрләрендә халкыбызның кабатланмас, күркәм йолаларын, гореф-гадәтләрен түкми-чәчми күрсәтүләре өчен олы рәхмәтен һәм ихтирамын җиткерде, эстафетаны Г.Тукай районына тапшырды.