Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре Арча районында кунакта
26 июль көнне Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре өчен вакыйгаларга аеруча бай булды. Ак калфаклы ханымнар, туташлар, район халкы, Казан шәһәреннән кайткан кунаклар белән халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукайның кендек каны тамган Кушлавыч авылында “Мулла чишмәсе” ачуда катнаштылар, Тукай Кырлай авылында урнашкан музей-комплекска сәяхәт кылдылар. Төшке аштан соң кунакларыбызны Урта Курса, Сеҗе, Яңа Кишет, Ташкичү авыл җирлекләрендә яшәүче уңган, тырыш, сүзгә тапкыр, кунакчыл, җыр-моңга гашыйк халкы каршы алды. Һәр җирлектә якташ язучыларыбыз әсәрләрендә урын алган халкыбызның матур йолалары күрсәтелде.
Иң күңеллесе, мөгаен, Гөберчәктә “Мөхәммәт абый”ның кунакларны җигүле атлар белән каршы алуы булгандыр. Ә кич белән “ак калфак”лылар “Җидегән чишмә” халык театры артистлары катнашында Ә.Атнабаевның “Балакайларым” һәм “И.Зәйниевнең “Бабайлар чуагы” спектакльләреннән өзекләр карадылар.