"Галиҗәнап хатын-кыз"
Бу көннәрдә районыбызда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Кадрия Рәес кызы Идрисова җитәкчелегендә “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының өч көнлек күчмә утырышы уза.
Шул уңайдан 25 июль көнне Арча стадионының кече сәхнәсендә Үзәк китапханә хезмәткәрләре "Каурый каләм" әдәби-иҗат берләшмәсенең һәвәскәр шагыйрьләре һәм җырчылары катнашында "Галиҗәнап хатын-кыз" дип исемләнгән әдәби мәйдан оештырдылар.