"Тормыш бүләк итәм"
6 июль көнне Үзәк китапханә һәм "Казан арты" музее хезмәткәрләре якташыбыз, язучы-драматург Диас Вәлиевның тууына 80 ел тулу уңаеннан "Тормыш бүләк итәм" дип исемләнгән әдәби мәйдан үткәрделәр. Әлеге чара Казансу паркында булып узды. Диас Вәлиев тумышы белән Арча районы Казанбаш авылыннан булса да гомер юлы аны читтә йөртә, Диас рус мөхитендә тәрбия ала. Иҗаты да рус телендә булганга күпләребез өчен аның әсәрләре билгеле түгел. Әмма талантлы якташыбызның әсәрләре бүгенге көндә дөнья әдәбиятында лаеклы урын алды һәм бик күп милләт вәкилләре тарафыннан югары бәяләнде. Диас Вәлиев - Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты! Без якташыбызны зур ихтирам белән искә алабыз һәм аның белән горурланабыз. Әдәби мәйдан җылы мөһиттә узды, аның "Тормыш бүләк итәм" драмасыннан өзек сәхнәләштерелде, кичәнең кунаклары шулай ук үз фикерләре белән уртаклаштылар һәм күп яңалык тупладылар.