«Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе»
Бүген китапханәбездә Арчаның 2 нче номерлы балалар бакчасы педагогик коллективы һәм китап укучылар белән берлектә 2026 елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, Татарстанда «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» дип исемләнгән республикакүләм проекты кысаларында Габдулла Тукайның «Миллли моңнар» - «Национальные мелодии» шигыре белән таныштык.
Чарада шигырьне татар һәм рус телләрендә укып анализ ясалды, һәр строфага тукталып, шагыйрь әйтергә теләгән фикерләр ачыкланды. Чарада катнашучыларга шигырьне русчага тәрҗемә иткән совет чоры язучысы Вероника Тушнова турында мәгьлүмат бирелде. Аның Г.Тукай иҗатын бик яратуы турында ассызыкланды. «Милли моңнар» шигырен нәфис сүз остасы, Татарстан Республикасының халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илдус Әхмәтҗанов сөйләвендә әзерләнгән видеоролик күрсәтелде. Татар Дәүләт камера хоры башкаруында шигырьнең “Зиләйлүк” көенә язылган җыр тыңланды. Шулай ук очрашуда китап укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде, фикерләр уртаклашуга корылган җанлы әңгәмә оештырылды. Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән бәйле аз билгеле булган мәгьлүматлар китап укучыларның Г.Тукай турында күзаллауларын киңәйтте, иҗатына кызыксынуны арттырды.