"Репортаж ведет Весна"
Бүген китапханәбездә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм кичәсе узды. Чарага безнең якын дусларыбыз – шәһәребезнең иң гүзәл хатын-кызлары җыелды.
Бәйрәм программасы кадерле хатын-кызларга җырлы бүләк белән башланып китте. Данис Гайфуллин башкаруындагы дәртле җыр бүлмәләргә бәйрәм рухы бирде. Китапханәчеләр кунакларга изге теләкләр җиткерделәр, матур шигырьләр укыдылар.
Чарада күпбалалы әни Закирова Раушания Наил кызы мастер-класс уздырды. Оста җитәкчелегендә оештырылган эшкә һәркем бик теләп кушылды. Бәйрәм кунаклары ыргак белән декоратив кәрзин бәйләү сәнгатен үзләштерделәр.
Чара хуш исле чәй табыны артында дәвам итте. Бер-береңә әйткән җылы теләкләр, күңелгә рәхәт музыка, сөйләшүләр, аралашулар бу бәйрәмне чын мәгънәсендә онытылмаслык хатирә итеп истә калдырды.